Юбилярны котлау

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

28 август көнне Якты Күл авыл җирлегенең Утяшкино авылында яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Храмова Мария Михайловнага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлеге вәкилләре һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде. Алар Россия Президенты В.В. Путинның котлау телеграммасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, ә автоклуб хезмәткәрләре юбилярга иң җылы теләкләрен һәм җырлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International