Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта борынгы һәм автор җырларыннан төзелгән җыр фестивале дәвам итә. Ул “Ничек яхшы – без җыелган җирдә” дип атала. Анда төрле музыка коралларында уйнап җыр сузучылар җыелган. Шул ук вакытта суда катамараннарда йөзү, балалар уен мәйданында төрле бәйгеләр, политехник көллият студентлары арасында уха бәйгесе һәм башкалар дәвам итә.