26 август көнне Мирный бистәсе “Урман дөньясы” музеенда тирә як мөхитне саклауга багышланган викторина булып үтте. Аны шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре “Әкият” клуб яны лагерына йөрүчеләр белән оештырды. “Яшел аптека” дип аталган әлеге чарада балалар үсемлекләрнең сәләмәтлек өчен файдасы, халык медицинасында аларның кулланышы турында белешмә алдылар. Кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр.