Бүген шәһәр көнен оештыручылар һәр йортка һәм ишек алдына бәйрәм авазларын ишеттерергә уйлаганнар. Инде көндезге сәгать уннан Җиңү Проспекты 1/07; 24; 26; 28; 1/18; 1/14, Жукова урамы -9, Крупская урамы -8а ишек алларында музыка яңгырап торды. Әлеге йортларда яшәүчеләр өчен аерым бәйрәм программасы әзерләнде. Әлбәттә бәйрәм күчтәнәченнән ветераннар һәм юбилярлар да читтә калмаячак.