Зәй бәйрәм итә

2016 елның 27 августы, шимбә

Бүген Зәйдә шәһәр көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм программасы инде кичә үк башланды. Ул “Зәй флагы астында яшибез” дип аталды. Анда 150 кеше катнашты. Бүген “Уймак кыз” һәм “Урман әкияте” балалар бакчасын капиталь төзекләндерүдән соң ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, района башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнаштылар. Балалар бакчасында нәниләргә шөгельәнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Уен бүлмәсе, төрле чаралар үткәрү өчен зал, зур якты ашханә, киенү – чишенү бүлмәләре, күнегүләр алып бару өчен бүлмәләр, гомумән барысы да зәвык белән эшләнгән һәм матурлык нуры чәчеп тора. Бәйрәм чаралары “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта, шәһәрнең барлык бистәләрендә дәвам итә һәм кичке сәгать 10 да, үзәк мәйданда бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International