ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Музей каршындагы мәйданда “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй шәһәрен матур бизәкләргә күмделәр. Балалар үзләренең рәсемнәрендә Зәй символын күреп андагы рәсемнәрне сайлап алдылар, аларны үзләренең иҗатында кулландылар.

7 сентябрь көнне Иске Бүсеряк авылында яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Екатерина Совенковага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район ветераннар Советы җитәкчесе Марсель Хузин, Новоспасск авыл җирлеге башлыгы Анна Быля һәм автоклуб хезмәткәрләре килгән иде

Зәй районында шикәр чөгендере алу темпы артканнан-арта бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 5 сентябрьгә район буенча татлы тамыр 2500 гектарда җыеп алынган.

“Экстремизмга – юк!” айлыгы кыссаларында Зәй политехник колледжында укучыларны эвакуацияләү буенча күнекмәләр үтте. Шулай ук коллиятнең китапханәсендә укучылар ихтибарына терроризм һәм экстремизм фаҗигалары буенча күргәзмә оештырылды.

“Энергетик” мәдәният сарае игелеклелек атнасын игелекле коцерт белән башлады.6 сентябрь көнне үзәк мәйданда “Русская душа” вокаль ансамбле катнашында шәһәребезнең үзәк өлешендә яшәүчеләр өчен концерт күсәтелде


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

6 сентябрь көнне Зәй шәһәренең 1 мәктәбендә “Игелеклелек дәресе” үтте. Анда “Россия укучылар хәрәкәте” составына кергән мәктәп укучылары алдынгы урыннарда булу максатлары турында сөйләделәр.

7-17 сентябрь көннәрендә район һәм шәһәр сайлау бүлекләрендә учеттан төшерү таныклыклары бирелә. Таныклык Россиянең барлык төбәкләрендә дә сайлау өчен хокук бирә. Аны алу өчен сайлау бүлекләренә килеп гариза язарга кирәк һәм таныклыкны алу кичекмәстән башкарыла.

Зәйдә Бөгелмә – Алнаш тимер юл кичүе төзү тәмамлану алдында тора. Төзелеш 90 процентка әзер инде. Хәзерге вакытта күпергә менү юлына асфальт җәю бара. Шулай ук икенче ягына вак ташлар җәелә.

5 сентябрь көнене “Дус гаилә” балалар бакчасында “Дөньяны күрергә өйрәнәм” исемле түгәрәк өстәл үткәрелде. Ул күрү мөмкинлекләре чикләнгән булган балаларны тәрбияләү алымнарын өйрәнүгә багышланган иде


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Шатлык” социаль яклау үзәгендә 7 мәктәпнең социаль-авыр хәлдә калган балалар өчен тематик чара үтте. Ул террор һәм эктремизмга каршы бердәмлек көненә багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International