“Шатлык” социаль яклау үзәгендә 7 мәктәпнең социаль-авыр хәлдә калган балалар өчен тематик чара үтте. Ул террор һәм эктремизмга каршы бердәмлек көненә багышланды. Чарада 3-5 сыйныф укучылары катнашты. Аларга Беслан шәһәрендә 2004 елда булган фаҗига турында фильм күрсәтелде. Чарага Свято-Троицк чиркәүе атакае Андрей һәм Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин чакырылган иде. Алар яшьләрне түземле, кешегә игелекле булырга, кем булуга карамастан – милләтенә, кайсы диндә булуына бары тик яхшылык кына кылып яшәргә кирәклеген аңлаттылар. Шул очракта дөньяда тынычлык һәм бердәмлек булачак. Чараның азагында катнашучылар сөйләшенгәнгә теләктәшлек белдереп күк йөзенә шарлар җибәрделәр.