Зәй районында шикәр чөгендере алу темпы артканнан-арта бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 5 сентябрьгә район буенча татлы тамыр 2500 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 312 центнер тәшкил итә.