8 сентябрь көнне Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йортында эшләп килүче “Хатын-кыз бәхете” клубында йөрүчеләр өчен интерактив сәгать үтте. Ул “Безнең борынгы кино” – дип аталды.
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көзге игелек атнасы кыссаларында "Ветераннарга визит” акциясен дәвам иттеләр. Бу юлы алар Полканов Иван Павловичта кунакта булдылар.
Бүген Зәйдән иҗади “десант” ветераннар арасында узучы үзешчән башкаручыларның республика “Балкыш” фестиваленә китте. Безнең үзешчән артистларга Әлмәт шәһәрендә зона турын узарга кирәк, аның нәтиҗәләре буенча Казанда үтәчәк гала-концертка иң-иңнәр сайланып алачак.
7 сентябрь көнне, хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә предрпиятие, оешмалар һәм учреждение җитәкчеләре катнашында вакансия һәм эш хакын күтәрү буенча киңәшмә үтте.
Татарстанда сентябрьнең өченче ял көнендә “Парклар һәм скверлар көне” иглан ителү сәбәпле Р.Ш. Фәрдиев исемендәге яңартылган паркны ачу 16 сентябрьгә күчерелә.
Чаралар үткәрү сәгате алдан хәбәр иткәнчә кала.
Хөрмәтле яшь парлар! Никахны теркәү буенча гариза бирү тулысынча электрон вариантка күчерелде.
Моның өчен:
7 сентябрьдә “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында “Сәләмәтлек-2016” чарасы узды. Анда һәр теләгән кеше катнаша ала. Ләкин күбрәк катнашучылар өлкән яшьтәге зәйлеләр булды. Әлеге проект инде 8 ел дәвам итә.
Зәй районы мәгариф оешмаларында “Экстремизмга – юк!” дигән айлык кыссаларында тематик чаралар уздыру дәвам итә.
Бу көннәрдә Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның дүртенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Байбековлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Әнвәр һәм Әсхәт дигән исемнәр бирделәр.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Зәйдә әле оешып кына килә. Әлеге хатын-кызлар оешмасының максаты изгедән – ул татар халкеының телен, мәдәниятен, гореф гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча эш алып барачак.