5 сентябрь көнене “Дус гаилә” балалар бакчасында “Дөньяны күрергә өйрәнәм” исемле түгәрәк өстәл үткәрелде. Ул күрү мөмкинлекләре чикләнгән булган балаларны тәрбияләү алымнарын өйрәнүгә багышланган иде. Анда “Шатлык” социаль яклау үзәге һәм 6 мәктәп белгечләре катнашты. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга балалар бакчасының сәләмәтләндерү , психик бушану, группа, күрү сәләтен төзәтү бүлмәләрен күрсәттеләр һәм аларның эшчәнлеген карадылар.