Зәйдә Бөгелмә – Алнаш тимер юл кичүе төзү тәмамлану алдында тора. Төзелеш 90 процентка әзер инде. Хәзерге вакытта күпергә менү юлына асфальт җәю бара. Шулай ук икенче ягына вак ташлар җәелә. Шулай ук тимер сеткаларга ташлар салу(габион) дәвам итә. Инде әлеге эш 9 кат салына. Күпер астындагы балкаларны һәм стойкаларны буяу эше дә алып барыла. Күпер кырларына тавыштан саклау җайланмалары куела. Төзүчеләр өч атна эчендә 400 шундый панель куйганнар. Транспорт һәм юл хуҗалыгы Министры урынбасары Артем Чуркин әйтүенчә юл кичүен ачу тантаналы рәвештә үткәреләчәк.