“Экстремизмга – юк!” айлыгы кыссаларында Зәй политехник колледжында укучыларны эвакуацияләү буенча күнекмәләр үтте. Шулай ук коллиятнең китапханәсендә укучылар ихтибарына терроризм һәм экстремизм фаҗигалары буенча күргәзмә оештырылды. Беренче катның фойесында “Антология антитеррора” исемле кино күрсәтелде.