Бүген район башлыгы Разиф Кәримов РУЭС һәм “Гидромонтаж” хезмәт коллективларында булып, аларның эшчәнлеге белән кызыксынды, алда торган бурычларга тукталды.
Зәй басу-кырларыннан 4500 гектарда чөгендер җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 312 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 140400 тонна татлы тамыр җыелган.
10 сентябрь көнне эктремизмга һәм терроризмга каршы чара 6 мәктәптә дәвам итте. Анда ФОРПОСТ җитәкчесе, әтиләр Советы рәисе Алексей Алексеев чакырылган иде. Ул укучылар белән әлеге темага әңгемә үткәрде,укучыларның сорауларына җавап бирде һәм соңыннан “Экстремизмга –юк!” – дигән кино карадылар.
14 сентябрь көнне Зәй үзәк китапханәсенең яшьләр бүлегендә 3 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үтте. Ул Мәскәү өчен барган сугышлар тарихы турында барды.
Бүген Зәйдә республика программасы буенча төзелгән полициянең участок вәкаләтлеләре өчен ике административ-торак пункты ачылды. Аның берсе - район үзәгеннән еракта урнашкан Төги авылында, икенчесе Иске Зәй бистәсендә сафка бастырылды
14 сентябрь көнне Зәй шәһәренең 7 һәм 3 мәктәбендә “Мәшгульлек үзәге” хезмәткәрләре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен профессия сайлау буенча чара үткәрделәр.
10 сентябрь көнне Зәй районында бер юлы өч юбилярны котладылар. Алар: Зәй шәһәрендә яшәп гомер итүче Черепанова Раиса Александровна, Куш Елгадан - Имаметдинов Кираметдин Гилязович һәм Кәрәкәстән – Сабиров Ханиф Сабирович.
13 сентябрьдә 5 мәктәптә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар коллективы белән берлектә “Яшь сайлауычылар көне” үкәрделәр. Очрашуда ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин, мәктәп директоры Игорь Биканов һәм “Бердәм Россия” партиясенең Мирный бистәсе секретаре Мария Гарәпшина катнаштылар.
13 сентябрь көнне Зәйдә “Мәгариф” муниципаль алгарыш проектының чираттагы утырышы үтте. Утырышта район башлыгы Грантына дәгъвә итүчеләр чыгышы тыңланды.
10 сентябрь көнне Свияжск шәһәрендә I республика крәшен мәдәнияты фестивале үтте. Ул Татарстан мәдәният Министрлыгы һәм Татарстан рус Митрополиясе белән берлектә үткәрелде һәм “Бәрмәнчек бакчасы” дип аталды