ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

10 сентябрь көнне Свияжск шәһәрендә I республика крәшен мәдәнияты фестивале үтте. Ул Татарстан мәдәният Министрлыгы һәм Татарстан рус Митрополиясе белән берлектә үткәрелде һәм “Бәрмәнчек бакчасы” дип аталды

11 сентябрь көнне “Энергия” стадионының шахмат клубында шахмат буенча предприятие һәм оешмалар арасында шәһәр беренчелеге үтте. Анда 9 команда катнашты

Зәй шикәр заводы кагат кырларына барлыгы 266170 тонна чимал кабул ителеп, аның 197886 тоннасы эшкәртелде. Шикәр комы җитештерү узган елның шул чоры белән чагыштырганда, күпкә артык. Чималның шикәрлелеге – 16,70 процент.

Алабугада чаңгычылар арасында Идел буе Федераль округы буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды. Анда Зәй чаңгычылары да көч сынашты.

Зәйнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә инде җылылык бирелә башлады. Ә күпкатлы йортларга ул 1 октябрьдән дә калмый биреләчәк. Гомумән, һава температурасы уртача плюс 8 градустан ким булып биш көн торганда, батарейларга җылы бирү карала.

13 сентябрьдә 3мәктәпнең 7 сыйныф укучылары өчен “Аларның исемнәре-мәңгелек” исемле тематик чара үткәрелде. Чара “Офицерлар” кинофильмы белән башланып китте

10 сентябрь көнне “Энергия” стадионында Зәй һәм Зәй ГРЭСы ветераннары арасында футбол буенча турнир үткәрелде. Турнир 3:3 исәбе белән тәмамланды.

Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгече һәм “Волонтёрлар” ирекле хәрәкәте белән бергәләп мөмкинлекләре чикләнгән бала өендә кунакта булдылар.

10 сентябрь көнне “Энергия” стадионы шахмат клубында район беренчелегенә шахмат буенча ярышлар үтте. Ярышларда 8 команда катнашты. 1 урында Чыбыклы, 2 урында Аксар, 3 урында Югары Шепкә авыл җирлекләре командалары булды.

9 сентябрь көнне “Урман дөньясы” музеенда шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәпнең 2 сыйныф укучылары өчен игелеклелек дәресе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International