10 сентябрь көнне Зәй районында бер юлы өч юбилярны котладылар. Алар: Зәй шәһәрендә яшәп гомер итүче Черепанова Раиса Александровна, Куш Елгадан - Имаметдинов Кираметдин Гилязович һәм Кәрәкәстән – Сабиров Ханиф Сабирович. Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин катнаштылар. Алар Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, ә автоклуб хезмәткәрләре үзләренең җырларын һәм изге теләкләрен бүләк иттеләр.