14 сентябрь көнне Зәй шәһәренең 7 һәм 3 мәктәбендә “Мәшгульлек үзәге” хезмәткәрләре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен профессия сайлау буенча чара үткәрделәр. Ул булачак хезмәткәрләр өчен юллама булып тора һәм базарда нинди профессиягә кытлык барын белеп торырга булыша. Чара барышында укучылар тест уздылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Чарада 151 укучы катнашты.