Бүген, Россия матбугаты көне уңаеннан узган очрашуда, матбугат өлкәсендә эшләүчеләрне Р.Г.Каримов исеменнән, район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев котлады. «Һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне уңаеннан ихлас күңелдән чыккан котлауларыбызны кабул итегез. Бүгенге көнне массакүләм чараларыннан, басма матбугаттан башка күз алдына да китереп булмый . Бүген дә район массакүләм мәгълүмат чарасында үз эшенең осталары эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. Кадерле дуслар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшлек итүегез, районда барган вакыйгаларны, социаль мөһим чараларны объектив яктыртканыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Чын күңелдән сезгә илһам, даими иҗади эзләнү, яңа идеяләр һәм проектларны гамәлгә уңышлы куюыгызны телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!» Киңәшмәдә мәгълүмат чаралары мөхәррирләре, хакимиятнең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
2017 ел Президент Владимир Путин карары нигезендә Россиядә Экология елы дип игълан ителде, ул бу хактагы Указга кул куйды. Шулай ук Татарстанда да Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында җиткерде. Зәй муниципаль районы башлыгы карары нигезендә Зәйдә Балалар һәм яшьләр елы дип игълан ителде.
Бүген Зәй муниципаль районы Советы , Башкарма комитеты , "Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы”,"Шатлык"халыкка хезмәт күрсәтү үзәге, "Мәшгульлек үзәге", спорт мәктәпләре, яшьләр эшләре һәм физик культура, спорт һәм туризм идарәсе профсоюз оешмалары рәисләренең эшлекле киңәшмәсе булды. Киңәшмә барышында 2016 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, 2017 елга эш планы каралды. Алдагы елда барлык профсоюз оешмаларының членнары белән берлектә чаралар үткәрү турында сөйләшү булды. Киңәшмәне республика профсоюзларының Зәй муниципаль районы буенча ышанычлы вәкиле Е.В.Недошивина алып барды.