Бүген Россия матбугаты көне

2017 елның 13 гыйнвары, җомга
Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр! Сезнге һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйбыз! 1703 елның 13 гыйнварында Петр I указы белән “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күргән. Әлеге дата илебез журналистикасы үсеше тарихына истәлекле көн булып кереп калган. Россия матбугаты көнен мәгълүматны әзерләүчеләр белән бергә аны бастырып чыгаручылар һәм таратучылар да бәйрәм итә.Каләмегез үткен булсын, яңа иҗади уңышлар, һөнәри үсеш, тынычлык һәм сәламәтлек телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International