"Зәй муниципаль районы Мактаулы гражданины" исеменә район үсешенә зур өлеш керткән, арабыздан киткән Николай Баныкин, Вадим Мишин, шулай ук Атлас Галиәхмәтов, Анатолий Путяшов, Зәйтүнә Кашапова лаек булды. Аларга әлеге дәрәҗәле исемне “Яшьлек” боз сараенда узган елга нәтиҗә ясау тантанасында район башлыгы Р.Г.Кәримов тапшырды.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә "Ел спортчысы-2016" исеменә лаек булучыларны бүләкләү тантанасы булды. Өченче ел рәттән, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы иң яхшы спортчы һәм тренерларны шулай ук Татарстан Республикасының иң яхшы массакүләм мәгүлүмат чаралары хезмәткәрләре өчен тантаналы чара үткәрә. Быел Зәйдән яшьләр спорт мәктәбе инструктор-спортсмены Регина Сәләхова “Россиянең атказанган спорт мас теры" исеменә лаек булды.