Мәдәният хезмәткәрләре грантлар алды

2017 елның 6 гыйнвары, җомга
Зәй район башлыгы Разиф Кәримов, төрле өлкәдә тырыш хезмәт куючыларга игътибарлы. Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре дә мондый илтифаттан читтә калмый. Ел нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы клуб учреждениесе хезмәткәре» номинациясендә Дүрт Мунча авылы мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова 30 мең сумлык грантка ия булды. Ә «Иң яхшы иҗат коллективы җитәкчесе» буларак Марина Петленко танылды. Озак еллар «Магия» хореография коллективын җитәкләүче ханым 20 мең сум бүләккә лаек булды. Шундый ук суммага музыка мәктәбе укытучысы Татьяна Тимофеева, 10ар мең сумлык грантка «Иң яхшы китапханәче» номинациясендә Имәнлебаштан Нурфия Яхина һәм Аксардан Зөхрә Бәхтивәлиева ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International