Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов прокуратура органнарында эшләүчеләр белән очрашты һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре- Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлады. Чара барышында озак еллар прокуратура органнарында хезмәт куйган Зәй шәһәре прокуроры урынбасары , юстиция киңәшчесе Ю.В.Мухановка, Зәй шәһәре прокуроры ярдәмчесе, кече юстиция киңәшчесе А.Ө. Абдуллиналарга Зәй муниципаль районы башлыгы Мактау грамоталары тапшырылды. Зәй шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе, кече юстиция киңәшчесе Д.Е.Пермяков һәм юстиция киңәшчесе Г.Г.Нуриевага Зәй муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хатлары бирелде. Р.Г.Кәримов прокуратура органнарында эшләүчеләрнең җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International