Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы узды.

2017 елның 13 гыйнвары, җомга
12 гыйнварда Зәй муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комииссиясенең беренче утырышы узды. Анда Зәй эчке эшләр бүлегеннән җибәрелгән, 12 административ хокук бозу очрагын үз эченә алган, 14 материал каралды. Гомүмән алганда, административ протоколлар ата-аналарның балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән гаиләләргә карата төзелә. Алар арасында спиртлы эчемлекләр кулланучылар, гадәти тормыш рәвеше алып бару теләге булмаган гаиләләр бар.Кагыйдә бозулар арасында, балигъ булмаган балаларның төнге сәгать уннан соң өлкәннәрдән башка урамда булулары яисә балаларның сәламәтлегенә зыян килү куркынычы тудыру, тәмәке тарту очраклары еш күзәтелә. Утырышка чакырылган ат-аналар һәм балалар белән профилактик әңгәмә үткәрелде һәм аларга катгый кисәтү ясалды, билгеләнгән административ җәза шраф формасында билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International