Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов Төги авыл җирлегендә яшәп лаеклы ялга чыккан,бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Анна Павловна Плешкованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада Зәй шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.
Район башлыгы Р.Г.Кәримов чираттагы атналык очрашуы вакытында “Зәй” агрофирмасының “Шепкә” бүлекчәсе, “Поручик” бүлекчәсенең тукландыру комплексы, “Зәй шикәре” агрофирмасы “Рассвет”, “Сәвәләй”, “Родина” бүлекчәләренең товар-сөтчелек фермаларында булды, шулай ук И.И. Әхмәтҗанов (кошчылык),М.М.Рәхимҗановның (эре мөгезле терлекләрне тукландыру) крестьян-фермерлык хуҗалыкларындагы эш барышын карады.
Бүген, "Татнефтедор" филиалы "Зәй автомобиль юллары идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашында хезмәт коллективы утырышы узды. Районның 2016 елдагы социаль-икътисади үсеше эшчәнлеге нәтиҗәләре белән коллективны башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов таныштырды. "Зәй автомобиль юллары идарәсе"нең еллык эш нәтиҗәләре белән директор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А.В.Ганске таныштырды. Киңәшмә барышында автопаркны яңарту вакытында башкарылган төзекләндерү эшләре һәм алдагы елда эшләнәсе эшләрнең планы билгеләнде. Җыелышта "Татнефтедор" ҖЧҖ директорының беренче урынбасары - баш инженер Рәшит Маратович Хәҗиповта катнашты.