Бүген “Энергетик” мәдәният йортында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды. Бу бәйрәм 1988 елдан бирле билгеләп үтелә. Халыкка торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәте күрсәтү һәрвакыт иң җаваплы өлкәләрнең берсе булды. Бүген залга җыелган хезмәткәрләрне котларга район башлыгы Р.Г.Кәримов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов килде. Ел дәвамында аеруча нәтиҗәле эшләүчеләргә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм мәдәният йортының күп санлы ансамбльләре чыгышы белән үрелеп барды.
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй шәһәре Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча даими утырышы узды. Анда районда коррупциягә каршы көрәш, муниципаль хезмәткәрләрнең керем, чыгым һәм мөлкәтләре турындагы мәгълүматларын матбугатта урнаштыру, топонимия комиссиясенең кагыйдәнамәсен раслау һәм шәһәр муниципаль мөлкәтен арендага бирү мәсьәләләре каралды. Көн тәртибе буенча Зәй муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Т.В.Токмакова, 2 нче номерлы Интернат округы депутаты Е.В.Недошивина һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р.Шәйхиевларның чыгышы тыңланды.
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй шәһәре даими комиссиясенең җир, экология һәм торак-коммуналь мәсьәләләре буенча даими утырышы булды. Көн тәртибе буенча 3 мәсьәлә каралды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. "Зәй муниципаль районында Экология куркынычсызлыгы” программасын тормышка ашыру кысаларында шәһәр предприятияләрендә башкарылучы эшләр, күп катлы йортлар белән идарә итү һәм аларны карап торуны оештыру буенча мәсьәләләр тикшерелде. Докладлар белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р.Шәйхиев, район торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге башлыгы А.В.Петров, “Доверие” (“Ышаныч”) торак милекчеләре ширкәте Н.Н.Имаметдиновалар чыгыш ясады.
Яшьләр эшләре идарәсе, Зәй юл хәрәкәте иминлеге учреждениясе башлыгы В.В.Иванов һәм Зәй эчке эшләр идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге бүлеге инспекторы белән берлектә "Куркынычсыз зебра", "Автокресло-балаларга", "Бала - төп пассажир" - исеме астында акцияләр үткәрде. Акция урамда һәм транспортта йөрүче өлкәннәргә һәм балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, каешсыз һәм автокресласыз йөрүнең аяныч хәлләргә китерергә мөмкин булуын тагын бер кат искә төшерү максатында эшләнде. Акциядә катнашучыларга “Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән ике телдә язылган белешмә дә таратылды.
Татарстан Республикасында Лев Толстой елы уңаеннан, Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә, балалар арасында язучың әсәрләре буенча кул эшләнмәләре әзерләү буенча район бәйгесе игълан ителгән иде. Бөек язучының әсәрләре буенча балалар ясаган кул эшләренә сокланмый мөмкин түгел! Шул кадәр иҗади, бөтен фантазияне эшкә җигеп ясалган, сокланып карап торырлык эшләр бар арада. Бәйгенең шартлары буенча эшләнмәләр ясауда әти- әниләрнең булышлыгы да хуплану сәбәпле, кайбер эшләнмәләрнең күмәк хезмәт икәнлеге дә күренә. Кемдер геройларны төсле җепләрдән бәйләгән, кемдер үзле балчыктан әвәләгән, Диләрәнең “Тәвә кошы” куз явын алырдай төсле тасмалардан булса, Миләүшәнең “Арслан белән эте” кәгазъдән бик матур килеп чыккан. Зәйнәп, Сабина, Зилә,Юля тозлы камыр белән бик оста эшләгәннәр. Алмазның “Өч аю” әкиятенә ясалган композициясе, Төги авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар ясаган “Филипок”, “Слива төше”, “Өч аю” әкиятеннән күренеш, Регинаның Наташа Ростовасы, Андрейның Анна Карениналарына бар кеше таң калырлык. Һәркем үзенчә тырышкан.Үзәк китапханәдә балаларның эшләреннән күргәзмә ясалды. Ә бәйгенең нәтиҗәләре язгы каникул көннәрендә “Балалар китабы атналыгында” ясалачак. Балаларны һәм аларның әти – әниләрен китапханәдә узачак йомгаклау кичәсендә көтеп калабыз. Барлык китап сөючеләрне, бөек язучының талантына баш иючеләрне, балаларның тырышлыгын бәяләргә, сокланырга теләүчеләрне күргәзмәне килеп карарга чакырабыз. Конкурста катнашкан балаларга, аларны бу эшкә тарткан китапханәчеләргә рәхмәт. Барысына да алга таба да иҗади уңышлар телибез, Толстой әсәрләрен укып, алардан рухи азык, тәрбия һәм илһам алып үссеннәр
12-15 мартта Минск шәһәрендә ирекле көрәш буенча Халыкара турнир узды. Анда Зәйдән Илназ Латыйпов көмеш медальгә лаек булды. Фигуралы шуу буенча ачык турнирда “Яшьлек” спорт мәктәбеннән 18 катнашучы арасында Рәминә Ярмөхәмәтова 1 нче урынны алды. 15-17 мартта “Яшьлек” боз сараенда 2009 нчы елда туган балалар арасында хоккей буенча турнир үтте. 16-18 мартта Казанда 2000-2005 нче елда туган яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелегенә ярышлар үтте. Анда Сәхәбиев Альберт (110 кг. авырлыкта) җиңүче булды, 80 кг. авырлыкта Николаев Станислав бронза медальгә ия булды.