Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә район башлыгы Р.Г.Кәримов, мәгариф бүлеге башлыгы С.А.Кузнецовны 50 еллык юбилее белән котлады һәм аңа Мактау кәгазе тапшырды. Киңәшмәнең көн тәртибе буенча Зәй эчке эшләр бүлеге, район азык- төлек идарәсе , янгын-сак гарнизоны, белем бирү учрежденияләре укучыларының язгы каникулларын оештыру хакында мәгълүмат тыңланды. Район "Техник инвентаризацияләү бюросы" акционерлык җәмгыяте бүлекчәсенең 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Көн кадагында торган, хезмәт базары торышы турындагы белешмә белән, халыкны хезмәт белән тәэмин итү учреждениясе директоры Е.В.Андреева таныштырды. Киңәшмәгә район башлыгы Р.Г.Кәримов йомгак ясады.
Зәй районында Россия Президентын сайлау участокларына 90% ка якын халык килде. Шулардан, шәһәрдә яшәүче 85% һәм авыл җирлекләрендә яшәүче 90% сайлаучы үз тавышларын В.В.Путин өчен бирде. Татарстан Республикасы сайлау комиссиясе нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстанда В.В.Путин өчен 82,08% халык тавыш биргән.
Бүген 18 мартта зәйлеләр Россия Президентын сайлауда катнаша. Районда бу көндә 64 сайлау участогы эшли, шуларның 20 се шәһәрдә һәм 44 се авылларда урнашкан.Шәһәр сайлау участокларында видеокамера урнаштырылган һәм 6 сайлау участогында электрон юл белән тавыш бирү мөмкинлеге бар. Бүген зәйләләр сайлауга бәйрәмгә җыелган кебек, бердәм рәвештә гаиләләре белән бардылар. Район башлыгы Р.Г.Кәримов традицион рәвештә үзенең тормыш иптәше белән шәһәребезнең сайлау участогында тавыш бирде һәм зәйлеләрнең бердәм тавыш бирүләренә ныклы ышаныч белдерде.