Бүген “Энергетик” мәдәният йортында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды. Бу бәйрәм 1988 елдан бирле билгеләп үтелә. Халыкка торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәте күрсәтү һәрвакыт иң җаваплы өлкәләрнең берсе булды. Бүген залга җыелган хезмәткәрләрне котларга район башлыгы Р.Г.Кәримов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов килде. Ел дәвамында аеруча нәтиҗәле эшләүчеләргә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм мәдәният йортының күп санлы ансамбльләре чыгышы белән үрелеп барды.