Татарстан Республикасында Лев Толстой елы уңаеннан, Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә, балалар арасында язучың әсәрләре буенча кул эшләнмәләре әзерләү буенча район бәйгесе игълан ителгән иде. Бөек язучының әсәрләре буенча балалар ясаган кул эшләренә сокланмый мөмкин түгел! Шул кадәр иҗади, бөтен фантазияне эшкә җигеп ясалган, сокланып карап торырлык эшләр бар арада. Бәйгенең шартлары буенча эшләнмәләр ясауда әти- әниләрнең булышлыгы да хуплану сәбәпле, кайбер эшләнмәләрнең күмәк хезмәт икәнлеге дә күренә. Кемдер геройларны төсле җепләрдән бәйләгән, кемдер үзле балчыктан әвәләгән, Диләрәнең “Тәвә кошы” куз явын алырдай төсле тасмалардан булса, Миләүшәнең “Арслан белән эте” кәгазъдән бик матур килеп чыккан. Зәйнәп, Сабина, Зилә,Юля тозлы камыр белән бик оста эшләгәннәр. Алмазның “Өч аю” әкиятенә ясалган композициясе, Төги авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар ясаган “Филипок”, “Слива төше”, “Өч аю” әкиятеннән күренеш, Регинаның Наташа Ростовасы, Андрейның Анна Карениналарына бар кеше таң калырлык. Һәркем үзенчә тырышкан. Үзәк китапханәдә балаларның эшләреннән күргәзмә ясалды. Ә бәйгенең нәтиҗәләре язгы каникул көннәрендә “Балалар китабы атналыгында” ясалачак. Балаларны һәм аларның әти – әниләрен китапханәдә узачак йомгаклау кичәсендә көтеп калабыз. Барлык китап сөючеләрне, бөек язучының талантына баш иючеләрне, балаларның тырышлыгын бәяләргә, сокланырга теләүчеләрне күргәзмәне килеп карарга чакырабыз. Конкурста катнашкан балаларга, аларны бу эшкә тарткан китапханәчеләргә рәхмәт. Барысына да алга таба да иҗади уңышлар телибез, Толстой әсәрләрен укып, алардан рухи азык, тәрбия һәм илһам алып үссеннәр