Мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара үтте

2018 елның 21 марты, чәршәмбе
20 мартта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече , социаль яклау үзәге «Шатлык» белән ике арада төзелгән үзара хезмәттәшлек итү килешүе кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара үткәрде. Профконсультант балаларга һөнәр турында сөйләде. Балалар исә үзләре белгән күп төрле һөнәр ияләрен атадылар, үз әти-әниләренең башкарган эшләре турында сөйләделәр, төрле һәнәр ияләренә багышланган мультсериал карадылар. Чара азагында алар киләчәктә үзләре сайлаячак һөнәр турында фикер алыштылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International