ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген Сәвәләй авылында яшәүче хезмәт ветаны Ишмянова Елизавета Егоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул гомере буе туган җирендә, үзе туган колхозда тырышып хезмәт куйган. Аны бүген район Советы ветераннар рәисе Н.И.Шипков һәм мәдәният бүлеге артисталары котлады. Ветеранга Россия Президентының котлау открыткасы һәм район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

24
март, 2018 ел
шимбә

Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме үтә. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Идел буе татарлары Нәүрүзне яз башланып, чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткән. Бүген бәйрәмдә көнкүреш-хуҗалык товарлары һәм азык- төлек белән сату итү булачак,  кайнар чәй һәм коймак әзерләнәчәк. Сәхнәдә район мәдәният бүлеге артистларының чыгышын, театральләшкән күренешләрне карау мөмкин булачак. “Нәүрүз чибәре” конкурсын үткәрү, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар оештырылачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Бүген 24 мартта хакимиятнең кече залында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә торак төзелеше республика программаларын тормышка ашыру һәм социаль объектларны төзү, инженер инфраструктурасы системаларын үзгәртеп кору һәм аларның нәтиҗәле эшләвенә ирешү, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы комплексына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Видеоконференциядә муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов, предприятие, оешма җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов районда узган атнада эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады һәм алдагы көнгә куелган бурычлар белән таныштырды.

23
март, 2018 ел
җомга
Бүген “Энергетиклар” мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең һәнәри бәйрәмнәренә багышланган тантаналы кичә узды. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, аның урынбасары А.В. Чапков катнашты. Бу бәйрәм Россия бәйрәмнәре арасында очраклы түгел. Иҗат кешеләренең бу көнне бердәм рәвештә билгеләп үтүләре районда күркәм гадәткә әверелде. Бүген узган әлеге чарага мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр, музыка мәктәбе, туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм мәдәният өлкәсендә төрле елларда хезмәт куйган ветераннар чакырылган иде. Тантанада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов тәбрик итте. -Мәдәният тармагында хезмәт күпкырлы һәм катлаулы. Шәһәр-районда узучы бер генә чара да сездән башка үтми. Тырыш хезмәтегез өчен без сезгә рәхмәтле, - диде ул чыгышында. Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен бер төркем мәдәният хезмәткәрләре район башлыгы грантына ия булдылар, ТР Мәдәният министрлыгы, район башлыгы, район башкарма комитеты һәм мәдәният идарәсе Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Бәйрәмне Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең танылган иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгышлары бизәде.

Район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы чәчү эшләренә әзерләү дәвам итә. Шушы көннәрдә район инженерлык хезмәте һәм дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең махсус комиссиясе, “Восток” һәм “Зәй шикәре” агрофирмаларында булып язгы-кыр эшләрендә катнашачак барлык төр техниканың төзеклеген тикшерде. Тикшерү вакытында идарә итү, техниканы туктату системасы, тавыш һәм яктылык сигнализацияләренең һәм шин торышы, тракторчының техника йөртү таныклыгы тикшерелде. Бүлекчә һәм агрофирмалар җитәкчеләре һәм механизаторлары бу тикшерүләргә ныклап әзерләнгәннәр. Техникаларга янгын сүндерү корылмасы, беренче ярдәм күрсәтү сумкасы урнаштырылган, эшчеләргә махсус эш киеме бирелгән.

22 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы аттестация комиссиясенең эксперт комиссиясе утырышы узды. Анда комиссия членнары, 1 нче квалификациягә аттестация үтүче педагогик хезмәткәрләр, методик эш буенча директор урынбасарлары, мәктәпкәчә балалар учрежденияләре өлкән тәрбиячеләре катнашты. Аттестация үткән 18 хезмәткәрнең барысыда үз вазыйфаларында 1 нче квалификациягә ия булдылар.

23 мартта “Энергетик” мәдәният йортында “Перспектива” Ресурс үстерү үзәге һәм өстәмә белем бирү гражданлык җәмгыяте институтларының автоном коммерциячел булмаган оешмасы семинары үтте. Республикада мондый күчмә семинарлар 2018 елның февраль аеннан башлап үткәрелә. Бүген семинар эшендә район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков катнашты. Анда Зәй, Минзәлә, Мөслим, Норлат һәм Актаныш районнарының коммерциячел булмаган оешмалары вәкилләре катнашты һәм фикер алышты. Очрашу һәркем өчен файдалы үтте.
Бүген Александр Бистәсе һәм Түбән Биш мәктәпләрендә укучыларның Бөтенроссия спорт ярышларының муниципаль этапы узды. Ярышларда 5-10 сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр арасында Александр Бистәсе, Бохарай, Түбән Биш,Бигеш һәм Кадер мәктәпләре бар иде.

22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Энергетик” мәдәният йортында якташыбыз, күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың “Туган якта тукталыш” дип аталган 80 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Анда район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизовлар катнашты. И.Ф.Хафизов юбилярга район башлыгы Р.Г.Кәримов һәм барлык зәйлеләр исеменнән җылы котлау сүзләрен җиткерде. Казан шәһәреннән килгән кунакларыбыз Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Марсель Галиев, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Кәримов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, юмор-сатира остасы Алмаз Хәмзин һәм татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лероннар үзләренең чыгышларында язучыны юбилее белән котладылар һәм аның киң кырлы иҗаты белән таныштырдылар. Рабит Батулланың публистик әсәреннән өзекләр күрсәтү, җыр һәм бию ансамбльләренең, Аксар халык театры чыгышы кичәгә тагын да ямь өстәде.
Бүген Зәйгә якташ язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың 80 яшьлек юбилее уңаеннан бер төркем язучылар, әдәбият, сәнгать әһелләре килде. Үзенчәлекле очрашулар “Энергетик” Мәдәният сараеда китап укучылар конференциясе белән башланып китте. Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Чулпан Шәйхиева актив китап укучылар белән язучылар арасындагы әңгәмәне кызыклы итеп алып барды. Рабит Батулла һәр сорауга җентекле җавап бирде. Җирле шагыйребез Госман Мухамовның туган җиргә багышланган шигырен барысы да әсәрләнеп тыңлады. Ә Алмаз Хәмзин шаян җырлары белән күңелләрне җилкендерде. Матур чара хәзер мәдәният сарае тамаша залында зур концерт программасы белән дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International