12-15 мартта Минск шәһәрендә ирекле көрәш буенча Халыкара турнир узды. Анда Зәйдән Илназ Латыйпов көмеш медальгә лаек булды. Фигуралы шуу буенча ачык турнирда “Яшьлек” спорт мәктәбеннән 18 катнашучы арасында Рәминә Ярмөхәмәтова 1 нче урынны алды. 15-17 мартта “Яшьлек” боз сараенда 2009 нчы елда туган балалар арасында хоккей буенча турнир үтте. 16-18 мартта Казанда 2000-2005 нче елда туган яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелегенә ярышлар үтте. Анда Сәхәбиев Альберт (110 кг. авырлыкта) җиңүче булды, 80 кг. авырлыкта Николаев Станислав бронза медальгә ия булды.