ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга
Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышларының берсендә 18 май – Халыкара музейлар көне дип игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
"Горзеленхоз" ҖЧШ шәһәр-бистәләргә чәчәкләр утыртуны дәвам итә. Яшелләндерүчеләр Җиңү бульвары, хакимият бинасы каршындагы мәйданны, Крупская, Ленин урамнары буйлап газоннарны шау чәчәккә күмде. Биредә 9 меңнән артык петуния, бәрхет, сальвия, виола һәм башка төрле чәчәкләр утыртылды инде. Хезмәткәрләр аннан шәһәр-бистә, урамнары, Ринат Фәрдиев исемендәге паркта һәм башка биләмәләрдә дә чәчәк утыртачак. Зәй көннән-көн яшелләнә һәм матурлана бара.
Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Күчмә кадрлар бүлеге” чаралары кысаларында физкультура-сәламәтләндерү комплексында булдылар. Биредә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Р. Р.Мәүләвиев җитәкчелегендә “Барс”, “Зәй”, олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге балалар яшүсмерләр спорт мәктәпләре, “Яшьлек” боз сарае җитәкчеләре, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән сөйләшүләр алып барылды. Үзәк директоры Е.В. Андреева, халыкның мәшугьлеге буенча күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында аңлатты, мәшгульлек хезмәтенә бирелергә тиешле мәгълүматның тапшырылу тәртибен, эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычларын искәртте, хезмәт базарындагы хәлнең торышын, “Работа в России” порталы мөмкинлекләрен бәян итте. Шулай ук, социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган һәм сәламәтлеге буенча физик мөмкинлеге чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап ала алды.

17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе
15 нче майда кичен беренче тәравих намазы укылганнан соң 16 майда мөселманнар Уразага керде. Шул уңайдан районыбызның үзәк мәчетендә, Түбән мәхәлләдә, Иске Зәй бистәсе, Аксар авылы мәчетләрендә көн саен ифтарлар уза. Ялчыгол мәчетендә беренче авыз ачу мәҗлесен Аксакаллар Шурасы рәисе Сәгыйть хәзрәт Камалов башлап җибәрде. Анда өч дистәдән артык ир-ат һәм хатын-кыз катнашты. Авыз ачып, ахшам намазы башкарылды. Алабугадан килгән кунак Коръән - хафиз көндәлек һәм тәравих намазларын алып барды. Бу көннәрдә районның башка эре авыллары мәчетләрендә дә авыз ачулар оештырылачак.
Зәй басуларында язгы чәчү тәмамланды. Быел анда 25 мең 100 гектарда - язгы, 17 мең гектарда - техник, 8,1 мең гектарда - азык культуралары, 9 мең 200 гектарда шикәр чөгендере, пар җирләренә исә горчица һәм майлы торма чәчелде. Көзге культурларны тамырдан һәм яфрактан тукландыру эше дә тәмамланды. Арпа басулары гектарына 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландырыла, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртелә.

16
май, 2018 ел
чәршәмбе
Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.
Бүген Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Күчмә кадрлар бүлеге” чаралары кысаларында физкультура-сәламәтләндерү комплексында булдылар. Биредә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Рәмис Мәүләвиев җитәкчелегендә “Барс”, “Зәй”, олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре, “Яшьлек” боз сарае җитәкчеләре, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән сөйләшүләр алып барылды.
Районыбызның тыл хезмәтчәне Минеева Марина Ивановна бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мария Ивановна Сарсаз- Баграж авылында туып үскән, гомере буе төрле оешмаларда буяучы- сылаучы булып эшләгән. 6 баласы, 16 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

Җәйге көннәр юлларны төзекләндерү һәм салу буенча иң уңайлы чор булып санала. Зәйдә юллардагы чокырларны ямау эшен «БлагоСтрой» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башкара.

Район һәм шәһәр Сабантуйлары вакыты Татарстан Республикасы Президенты Указы белән расланды. Зәй делегациясенең 17 июньдә Алтай краеның Барнаул шәһәрендә узачак Сабантуеенда катнашуы сәбәпле, районда Сабантуй уздыру вакыты 2018 елның 23 июненә күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International