Зәйдә район Сабантуе уздыру вакыты үзгәрде

2018 елның 16 мае, чәршәмбе
Район һәм шәһәр Сабантуйлары вакыты Татарстан Республикасы Президенты Указы белән расланды. Зәй делегациясенең 17 июньдә Алтай краеның Барнаул шәһәрендә узачак Сабантуеенда катнашуы сәбәпле, районда Сабантуй уздыру вакыты 2018 елның 23 июненә күчерелде. Шулай итеп, 16 июньдә Сабантуйлар Зәй районы авыллары һәм Иске Зәйдә узачак. 23 июньдә зәйлеләрне һәм шәһәребез кунакларын Сабантуй бәйрәменә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында көтеп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International