"Горзеленхоз" ҖЧШ шәһәр-бистәләргә чәчәкләр утыртуны дәвам итә. Яшелләндерүчеләр Җиңү бульвары, хакимият бинасы каршындагы мәйданны, Крупская, Ленин урамнары буйлап газоннарны шау чәчәккә күмде. Биредә 9 меңнән артык петуния, бәрхет, сальвия, виола һәм башка төрле чәчәкләр утыртылды инде. Хезмәткәрләр аннан шәһәр-бистә урамнары, Ринат Фәрдиев исемендәге паркта һәм башка биләмәләрдә дә чәчәк утыртачак. Зәй көннән-көн яшелләнә һәм матурлана бара.