Җәйге көннәр юлларны төзекләндерү һәм салу буенча иң уңайлы чор булып санала. Зәйдә юллардагы чокырларны ямау эшен «БлагоСтрой» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башкара. Рәфыйков урамында 2 һәм 8нче йортлар янындагы урам юлларын һәм чокырларны ямауга аеруча тырышлык куелды,- диләр юлчылар. Бүгенге көндә оешма әлеге эшне Комсомол һәм Рәфыйков урамнарында алып бара. Аннан юлчылар Никифоров урам юлларындагы чокырларны ремонтлауга керешәчәк. Әлеге оешма юлчылары алдында барлыгы 2000 квадрат метр урам юллары чокырларын ямау бурычы тора.