Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Күчмә кадрлар бүлеге” чараларын тормышка ашыруны дәвам итә

2018 елның 16 мае, чәршәмбе
Бүген Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Күчмә кадрлар бүлеге” чаралары кысаларында физкультура-сәламәтләндерү комплексында булдылар. Биредә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Рәмис Мәүләвиев җитәкчелегендә “Барс”, “Зәй”, олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре, “Яшьлек” боз сарае җитәкчеләре, кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән сөйләшүләр алып барылды. Үзәк директоры Екатерина Андреева, халыкның мәшгульлеге буенча күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында аңлатты, мәшгульлек хезмәтенә бирелергә тиешле мәгълүматның тапшырылу тәртибен, эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычларын искәртте, хезмәт базарындагы хәлнең торышын, “Работа в России” порталы мөмкинлекләрен бәян итте. Шулай ук социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган һәм сәламәтлеге буенча физик мөмкинлеге чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап ала алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International