ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2018 ел
сишәмбе
Атна дәвамында Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан, 2016-2017 елларда мәшгульлек үзәге белән килешү төзеп, бер мәртәбә финанс ярдәме алган шәхси эшмәкәрләрне, бирелгән акчаларның максатчан кулланылуын күзәтү максатында тикшерү үткәрелә. Ел дәвамында барлыгы 20 эшмәкәрне тикшерү күздә тотыла.

21
май, 2018 ел
дүшәмбе
24 майда көндезге сәгать 10 да Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгендә “Вакансияләр ярминкәсе” үткәрелә. Анда дүрт оешма: “Домкор Индустрия» ҖЧШ, «Славица» туңдырма фабрикасы, «Эссен Продакшен АГ» АҖ, «КАМАЗ»ның кою заводы вәкилләре катнаша.
20 майда Чыбыклы авылында гомер итүче Мөхәммәтҗанова Тәгъзимә Хисматулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, авыл җирлеге башлыгы И.Н.Гаделшин һәм автоклуб хезмәткәрләре котлады. Тыл ветеранына сугыштан соңгы иң авыр елларда колхозда төрле эшләрдә эшләргә туры килгән, тормыш иптәше Самат абый белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Тәгъзимә апа балалары,оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә, якыннарының уңышларына сөенеп гомер кичерә.
20 нче майда сугыш ветераны Николай Иванович Фирстов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, Әлмәт юллар идарәсе ветераннар Советы рәисе Пиянзин Владимир Васильевич, “Татнефтедор” ҖЧҖ ветераннар Советы рәисе Тютюгина Любовь Федоровна һәм автоклуб хезмәткәрләре котлады. Кунаклар ветеранга җан тынычлыгы, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
29 майда “Бердәм Россия” сәяси партиясе җәмәгать кабул итү пунктында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итә. Кабул итүләр үткәрү вакыты иртәнге сәгать 9дан көндезге 11гә кадәр. Алдан язылу өчен телефон 8(85558) 7-30-94.
19 майда Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан үткән җомгада Казанда “Пирамида” комплексында массакүләм мәгълүмат чараларының егерменче тапкыр үткәрелүче “Бәллүр каләм” бәйгесенә йомгак ясалды, зур тантана үтте.
19 нчы майда Түбән Кама шәһәрендә узган ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Хөкемәте Кубогына ярышларда зәйлеләр 2 нче урынга лаек булды.

19-20 майда Мамадышта ТР «Сәламәтлек» Спартакиадасы кысаларында авыл районнары спортлы гаиләләре арасында республика ярышлары узды. Ярышлар ир балалары һәм кыз балалары булган гаиләләр ( 2005-2006, 2007-2008 нче елларда туган яшүсмерләр) арасында узды. Зәй командасы данын Югары Мәлем авылыннан Илназ Насыйров, Ландыш Насыйрова, Фидан Насыйровлар, Аксардан Рушат Шәйхиев, Лилия Шәйхиева, Рияз Шәйхиевлар яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Шәйхиевлар гаиләсе өченче, Насыйровлар дүртенче урынны алды.

18-19 майда Балтачта 1997-1999 елларда туган егетләр арасында милли көрәштән ТР беренчелеге узды. Анда “Зәй” балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рөстәм Сәлахов белән Ислам Насыйбуллин (үз авырлыкларында) бронза медалгә лаек булдылар.

18
май, 2018 ел
җомга
15-16 майда Мәскәүдә “Кооперация-2018” форумы-күргәзмәсе кысаларында Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXIX съезды узды. Чарага 700дән артык делегат һәм кунак чакырылган иде. Алар арасында дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары, иҗтимагый оешмалар, фәнни бергәлекләр, кооператив берләшмәләр вәкилләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары да бар иде. Съезда авыл хуҗалыгы икътисадын үстерү мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы комплексының керемлелеге һәм дәүләт чараларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру юллары каралды. Татарстан делегациясе составында булган Зәй фермеры Илшат Хәбибуллин “Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен” дигән Т.С.Мальцев исемендәге медальгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International