Зәйдән Кирилл Герасимов җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге йөгерүдә өченче урынны алды
2018 елның 18 июне, дүшәмбе
Калугада яшүсмерләр һәм кызлар (2001-2002 елларда туганнар) арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге узды. Анда “Барс” спорт мәктәбеннән Кирилл Герасимов 2000 метр арада каршылыклы йөгерүдә өченче урынга лаек булды.