Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй мәчетләрендә Ураза гаете зурлап билгеләп үтелде
2018 елның 15 июне, җомга
Бүген барча мөэмин-мөселманнар ислам динендәге иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаетен бәйрәм итә. Рамазан ае буе иртән кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап, кич кояш баегач авыз ачып, ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәнде, үзләрендә сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде ураза тотучылар. Районыбызның барлык мәчетләрендә иртәнге намаздан соң бәйрәм намазлары укылды, бәйрәмгә җыелган мөслим- мөслимәләр вәгазь, коръән аятьләре тыңлап, калебләрен сафландырдылар. Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеттә ай буе ураза тоткан кардәшләребезне изге бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов, район имам- мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Төркиядән килгән Коръән- хафиз Абдулла хәзрәт Баяр тәбрикләделәр. Үзенең саллы, җаннарга үтеп керерлек үгет- нәсыйхәт сүзләрен мөхтәсибәт каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Сәгыйть хәзрәт Камалов җиткерде. Җәмәгать белән гает намазын укыганнан соң, мөселман кардәшләребез кайнар пылау белән чәйдән авыз иттеләр.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз