Зәй егетләре Алтайда да сынатмый

2018 елның 20 июне, чәршәмбе
Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге 158 кешелек Зәй делегациясенең Алтай Сабантуен оештыру һәм үткәрүдә катнашуын хәбәр иткән идек инде. Сабантуйның төп бизәге булган милли көрәш бәйгесе 93 спортчы арасында 4 авырлык үлчәвендә үткәрелде, аларның икесендә Зәй егетләре Булат Гадершин белән Рөстәм Сәлахов батыр калды. Абсолют батыр исемен Алтай төбәге спортчысы Виталий Чур яулады. Ана төп буләк - җинел машина ачкычын Разиф Кәримов тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International