Зәйдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Йолдызлы бал” үткәрелде

2018 елның 26 июне, сишәмбе
Бәйрәм тантанасы Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында оештырылды. Анда шәһәр һәм районның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды. Тормышларында башка кабатланмас моңсу да, шатлыклы да мизгелләр белән егет- кызларны район башлыгы Разиф Кәримов котлады. 178 чыгарылыш укучысының 27 се мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Разиф Кәримов аларны егет-кызларга үзе тапшырды. Тантана барышында Зәй данын күп кенә дәрәҗәле конкурсларда яклаган, шәһәр-район тормышында актив катнашкан, мәдәният өлкәсендә, спортта уңышлар яулаган укучыларга район башлыгы Рәхмәт хатлары һәм сыннар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International