Татар гимназиясе укучыларына өлгергәнлек аттестатын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов тапшырды

2018 елның 26 июне, сишәмбе
Шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гиназиясен быел 28 укучы тәмамлады. Аларны тәбрикләргә укытучылары, әти-әниләре, якыннары белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та килде. • Сезнең белән бергә бүген без барыбыз да унберенчене тәмамлаган мизгелләрне күз алдыннан үткәрәбез. Бу сезнең олы тормыш юлына беренче адымыгызны атлаган мизгелләр. Кайда гына булсагыз да, без Зәйдән дип, горурланып әйтерлек эшебез бар. Укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне һәрвакыт күңел түрендә тотып, куйган максатларыгызга ирешегез. Иң мөһиме- районыбызда һәр чыгарылыш сыйныф укучысы өлгергәнлек таныклыгы алды, бу сезнең белемегезне дәлилләүче мөһим документ. Төрле өлкәләрдә тагын да белем эстәп, туган төбәк -Зәебезгә әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз, - диде ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп. Илнар Хафизов иң активларга башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Укучыларның 5се мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Гимназия директоры Ленар Әхмәтҗанов аларның исемнәрен аеруча дулкынлану белән атады. “Сез чыгарылышыгыз белән актив булдыгыз, алга таба да күркәм, актив тормыш алып барыгыз”, -диде ул үз чыгышында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International