Зәй мәшгульлек үзәгендә “Вакансияләр ярминкәсе” булачак

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Агымдагы елның 29 июнендә көндезге сәгать 2дә Зәй мәшгульлек үзәгендә “Вакансияләр ярминкәсе” булачак. Анда ике оешма – “Метроэлектротранс” МУП, “Эссен Продакшен АГ” АҖ вәкилләре катнашачак. Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 425 эш урынына 9 вакансия тәкъдим ителәчәк. Оешма вәкилләре булган вакансияләр, эш шартлары һәм хезмәт хакы турында мәгълүмат бирәчәк. «Метроэлектротранс» предприятиесенә эшкә урнашуда махсус белем булмаса, алга таба укыту һәм торак белән тәэмин итү мөмкинлеге дә бар. Әлеге чара “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә (ТР, Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты) үтәчәк. Ярминкәдә катнашучыларга тәкъдим ителүче вакансияләр буенча барлык кирәкле мәгълүмат биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International