ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе
14 октябрьдә бассейнда йөзү буенча "Спринтер-2018” “Зәй” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге ярышлары узды. Ярышлар сәламәт яшәү рәвеше нигезе булган физик культура һәм спортны пропагандалау, балаларны һәм яшүсмерләрне йөзү белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, яшь категорияләре буенча иң яхшы йөзүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелде. Ярышларда “Зәй " балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 80 бала катнашты.
13 октябрьдә ирләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең соңгы туры узды. Беренче лига. Барлык уеннардан соң, Зәй шәһәренең «Барс» җыелма командасы 10 команда арасында 4 нче урынны алды. Команданың тренеры Халиков И. Р. 1 урын - «НКНХ» Түбән Кама шәһәре, 2 урын - «Труд» Чистай шәһәре, 3 урын - «Алабуга» Алабуга шәһәре
11-13 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә татарча көрәш буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган XXIII шәхси-команда республика ярышлары узды.

13
октябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсен уздырды. Киңәшмәдә торак төзелеше һәм социаль объектларны төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, ТР муниципаль берәмлекләрендә юл эшләре, агросәнәгать комплексы  һәм Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре каралды.


12
октябрь, 2018 ел
җомга
«PROFF-навигатор» һөнәри ориентлашу проекты кысаларында мәшгульлек үзәге 8нче сыйныф укучылары өчен Зәй шәһәре предприятиеләренә экскурсияләр циклын башлады.
12 октябрьдә спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында Татарстан Республикасының өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча «Өченче буын " ярышларының муниципаль этабы узды. Ярышларда 10 кеше катнашты. Хатын – кызлар арасында 1 урынны – Зыкова Галина, 2 урынны – Ларина Нина, 3 урынны - Никитина Евгения, ир-атлар арасында 1 урынны Мухин Борис яулады. 2018 елның 31 октябрендә Казанда ярышларның финал этабы узачак, анда Зәй муниципаль районы командасы да катнашачак.
«Зәй водоканалы” физик мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче ата-ана өчен эш урыны оештырды. Хезмәт шартларын Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре бәяләде.

11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре 2019 нчы елның беренче яртыеллыгында басма матбугатка язылу кампаниясенә кушылды. Коллектив мобиль почта хезмәтеннән файдаланды. Татарстан почтасының Зәй шәһәрендәге бүлекчәсе хезмәткәре үзәккә килде. Мәшгульлек хезмәте белгечләр исә, үз чиратында, эш урынын калдырмыйча гына басма матбугатка языла алды. Үзәк хезмәткәрләре арасында махсуслаштырылган атналык басма, рус һәм татар телләрендә чыгучы республика һәм җирле район газеталары популяр. Мөмкинлектән файдаланып, кайберәүләр якыннарын да басма матбугатка яздырды. Гыйнвар аеннан аларның өйләренә газета-журналлар киләчәк. Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева сүзләренчә, коллектив язылу кампаниясендә һәр яртыеллыкта актив катнаша. “Газета – сыйфатлы, тикшерелгән һәм ышанычлы мәгълүмат чыганагы. Редакцияләрдәге иҗади коллективның оператив хезмәте укучыларына район һәм республикадагы соңгы яңалыклардан хәбәрдар булырга ярдәм итә”, - дип белдерде ул.
Бүген районның Чыбыклы сөтчелек фермасында терлекчелек тармагының 9 айлык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмәдә район башлыгы Р.Г. Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы А.Н. Галиәхмәтов, агрофирма җитәкчеләре, зообелгечләре, ветеринарлар һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты. Аның эше Чыбыклы сөтчелек фермасы эшчәнлеге белән танышудан башланды. Чарада мөгезле эре терлекләр, шул исәптән сыерларның баш санын, савым сыерларның сөтчелеген арттыру кебек мөһим мәсьәләләр каралды.
Бу көзге чакырылышта Зәй районыннан барлыгы 10га якын солдатка озату планлаштырыла. Зәйдән 70 тән артык егет солдат булачак. Армиягә беренче тапкыр җибәрү 20 октябрьгә планлаштырылган. Соңгы озату 18 декабрьдә булыр дип көтелә. Хәзер егетләр медицина тикшерүе уза, шуннан соң аларга тиз арада контракт буенча яисә 1 ел хезмәт итүне сайларга туры киләчәк. Инде хәзер үк дүрт зәйле 1 еллык хезмәт урынына, контракт буенча 2 еллык түләүле хезмәтне сайлаганнар. Хәрби комиссариатта армиягә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре өчен инструктаж оештырыла: хәрби хезмәткәрләр килеп туган сорауларга җавап бирәләр, частькә килү тәртибен аңлаталар, хезмәт вакытында кирәк булырга мөмкин булган киңәшләрне бирәләр. Зәй егетләре нигездә Россиянең төрле : коры җир гаскәрләре, диңгез флоты, ракета һәм тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итәчәкләр. Кагыйдә буларак, 3 кеше Зәй районының шефлыкка алынган өлешендә - Әстерхан өлкәсендә солдат хезмәтен үтәргә җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International