Район башлыгы Разиф Кәримов ТР Хөкүмәте йортында узган видеоконференциядә чыгыш ясады

2018 елның 13 октябре, шимбә

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсен уздырды. Киңәшмәдә торак төзелеше һәм социаль объектларны төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, ТР муниципаль берәмлекләрендә юл эшләре, агросәнәгать комплексы  һәм Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре каралды. Төп докладчылар чыгышыннан соң сүз Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовка  бирелде. Разиф Гали улы районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча алып барылучы эшкә җентекле анализ ясады. Беренче яртыеллык ахырына Зәй муниципаль районы территориясендә 1531 эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шул исәптән 349 кече һәм урта предприятие, 1182 шәхси эшмәкәр.

  Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 2018 елның 1 яртыеллыгында кече һәм урта бизнес субъектларыннан 192,8 млн. сум акча кергән, бу узган елгы  күрсәткечтән  2,2 тапкырга артыграк.

  "Заман” сәнәгать паркы төзелеше дәвам итә. Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле кертелгән инвестицияләр күләме 1,5 млрд.сум тәшкил итте. 1 ноябрьдә сәнәгать паркының төп резиденты-  150 мең тонна ашлык һәм майлы   культуралар  саклауга исәпләнгән Зәй элеваторы ачылачак.  Инде  эшләтеп җибәрү-көйләү режимында ук элеватор 65 мең тонна ашлык кабул итте. Тагын 28 мең тонна көнбагыш, орлыкка 17 мең тонна  кукуруз кабул итү планлаштырыла. Сәнәгать паркында авыл хуҗалыгы культураларын һәм шуңа бәйле продуктларны тирәнтен эшкәртү белән бәйле башка проектларны да гамәлгә ашыру планлаштырыла, алар хәзергә килештерү рәвешендә. Проектларның берсе - 1нче  этабының бәясе 80 млн. евро тора торганы – югары әзерлек дәрәҗәсендә һәм ел ахырына кадәр имзаланырга тиеш.

       Иске Зәй бистәсендә   муниципаль дәрәҗәдәге һәрберсе 2 гектардан артык мәйдан биләүче тагын 2 мәйданчык әзерләнә. Беренче резидент – запас частьләр әзерләү һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча. Элеккеге авыл хуҗалыгы техникасы ремонтлау оешмасы биләмәсендә 900 кв. метр  мәйданлы бина тулысынча ремонтланды, бу эшләргә 29 млн. сум акча тотылды. Юнәлеше РОПА - ТИГР чөгендер алу һәм РОПА-МАУС чөгендер төяү комбайннарын көйләү. 

           Шул  ук  вакытта буш торучы биналарны торгызу буенча да эш алып барыла. Металл конструкцияләре җитештерү буенча 2 оешма – «МеталлСтальКонструкция» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «ИнтерСтрой»  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ачылды.

       Зәй икмәк заводы чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятендә  үсеш 117% тәшкил итә. Кайчандыр бөлгенлеккә төшкән предприятие урынында бүген күппрофильле интенсив үсеш алган бизнес булдырылды. Оешманың инвестицияләре 82 млн. сум тәшкил итте.

Кече бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең 9% үз эшчәнлеген авылларда алып бара.

      Кооперациягә булышлык күрсәтү –төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу бизнесның уңышлы булуын «Зәй» катнаш авыл хуҗалыгы кооперативы раслый. Биредә 25 кеше эшли, 19 млн.сум инвестицияләр үзләштерелгән.

   Эш күләме артуын исәпкә алып, кооператив 2 сменалы эш режимына күчте. Өстәмә рәвештә Казан шәһәрендә икенчел чимал кабул итү пункты ачылды.

      Эшмәкәрләрнең Иҗтимагый советы булдырылды һәм эшләп килә. 2014 елдан башлап  кече бизнес субъектларының социаль әһәмияткә ия проектлары  атна саен шимбә көннәрендә үткәрелә торган район Икътисадый советында карала. Бу Советның 129 утырышы узды.

       Татарстан Республикасының пилот проекты булган  Агропромпарк  төзү эше төгәлләнү алдында тора. Әлеге мөһим объектны файдалануга тапшыру шәхси хуҗалыкларга, фермерларга үз продукцияләрен турыдан-туры сатарга мөмкинлек бирәчәк, авыл эшмәкәрлеген үстерү локомотивы булачак. Районның кече бизнес структураларында барлыгы 2274 кеше эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International