Зәйдә өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча ярышларның муниципаль этабы узды

2018 елның 12 октябре, җомга
12 октябрьдә спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында Татарстан Республикасының өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча «Өченче буын " ярышларының муниципаль этабы узды. Ярышларда 10 кеше катнашты. Хатын – кызлар арасында 1 урынны – Зыкова Галина, 2 урынны – Ларина Нина, 3 урынны - Никитина Евгения, ир-атлар арасында 1 урынны Мухин Борис яулады. 2018 елның 31 октябрендә Казанда ярышларның финал этабы узачак, анда Зәй муниципаль районы командасы да катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International