ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

13 нче ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Зәйдә алимент түләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү булачак. Анда суд приставлары, мәшгульлек үзәге, район эчке эшләр, социаль яклау бүлеге, прокуратура һәм хакимият органнарында эшләүче җитәкчеләр һәм белгечләр катнашачак. Кабул итү: Зәй шәһәре, Крупской урамы, 6 йортының утырышлар залында (59 нчы бүлмә) үтәчәк. Алдан язылу өчен телефоннар: (8-85558) 7-07-66, 3-41-31

30 октябрьдә “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге“ дәүләт казна учреждениесе белгечләре “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, мобиль офис кулланып,“Әгәр дә сезгә эштән азат ителү куркынычы янаса” дип аталган эштән кыскарту алдыннан киңәшләр бирү оештырды. Чара кысаларында хезмәткә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге башлыгы Ольга Лаптева хезмәткәрләргә “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында” Законның төп положениеләре, хезмәт килешүен өзү белән бәйле рәвештә каралган гарантияләр һәм компенсацияләр, шулай ук гражданнарга мәшгульлек үзәгендә үзенә кирәкле эшне эзләү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелүе, психологик ярдәм, социаль яраклашу һәм һөнәри укыту турында мәгълүмат бирде. Очрашу барышында белгечләр эшкә урнашу чорында уртача хезмәт хакын саклап пособие түләү, дәүләт хезмәтләре алу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итү тәртибе һәм вакыты белән бәйле сорауларга җавап бирде. Чарада катнашучыларга шәһәр предприятиеләрендә булган вакансияләр, “Россиядә эш” порталының мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде. Чарада барлыгы 11 кеше катнашты.

Россиядәге иң эре элеваторның берсен ачу тантанасында, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Р. Г., ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Хамаев А. К., ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Габдрахманов И.Х., «Агрокөч» АҖ директорлар советы рәисе Фәрдиев И. Ш, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары, элеватор төзелешендә катнашкан предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чарада катнашучыларны яңа объект, эш регламенты, элеваторның үсеш планы һәм үзенчәлекләре, аның уникальлеге белән таныштырдылар, икътисад өчен әһәмиятен аңлаттылар. Аннары катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Элеватор төзелешендә катнашкан предприятиеләргә, шулай ук «Агрокөч» ОА хезмәткәрләренә ТР Президенты, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, ТР Зәй муниципаль районы башлыгының һәм «Агрокөч» холдингының Мактау грамоталары тапшырылды. Район башлыгы Р. Г. Кәримов үз чыгышында әлеге объектның район үсеше һәм зәйлеләр өчен мөһимлеген һәм әһәмиятен тагын бер кат билгеләп үтте. Йомгаклау сүзендә «Агрокөч " холдингының директорлар советы рәисе Фәрдиев И. Ш. чарада катнашучылар Россиядәге иң зур элеваторларның берсен тантаналы ачу шатлыгын уртаклашканнары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде, яңа хезмәт уңышлары теләде. Аннары, элеваторны ачу тантанасына чакырылган мөхтәрәм кунаклар һәм «Агрокөч» холдингының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, Яр-Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда узган, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнаштылар.

31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында“БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе Зәй җирле бүлегенең 22 нче конференциясе узды. Көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды. «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Зәй җирле бүлекчәсенең нәтиҗәләре һәм бурычлары турында җирле бүлекчә секретаре, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов чыгыш ясады. «Җирле сәяси совет составындагы үзгәрешләр турында» гы мәсьәлә буенча, яшерен тавыш бирү барышында, Валерий Григорьевич Акатьев, Игорь Александрович Биканов, Луиза Владимировна Вәлиуллина яңа әгъзалар итеп сайланды. Өченче мәсьәлә буенча «БЕРДӘМ РОССИЯ " партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 28 конференциясенә бару өчен 6 делегат билгеләнде. Конференция партиянең актив әгъзаларына партия билетлары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

31 октябрьдә районда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылды. Анда муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов, мәгариф идарәсе башлыгы С. А. Кузнецов, үзәк педагоглары, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чарада катнашучыларны район башлыгы Р. Г. Кәримов сәламләде һәм белем бирү эшчәнлегенә лицензия тапшырды. Котлау сүзләре белән мәгариф идарәсе җитәкчесе С. А. Кузнецов, Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге директоры Н.Л. Шакирова чыгыш ясады. Сәләтле балалар мәктәбен ачу идеясен Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Ш. Фәрдиев тәкъдим иткән иде. Ул 2004 елда балалар иҗат йортында ачылды. 2007 елдан мәктәп яңа үсеш дәрәҗәсенә күчте - укучыларның Кече фәннәр академиясе статусын алды. Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, академиянең тантаналы ачылышында, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республиканың башка рәсми затлары катнашкан иде. Бүген Кече фәннәр академиясе «сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге – мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе " мөстәкыйль учреждениесе буларак үз ишекләрен ача. Академия фәнни берләшмәләрдән тора: математика берләшмәсендә Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Ф. Х. Таймасов һәм Л. Ф. Шәяхмәтова җитәкчелек итә, физика берләшмәсе халык мәгарифе отличнигы А. И. Савин җитәкчелегендә эшли, рус теле берләшмәсе Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Л. П. Дмитриева җитәкчелегендә, әдәбият берләшмәсе Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре В. А. Кузнецова җитәкчелегендә, инглиз теле берләшмәсе югары квалификацион категорияле укытучы М. П. Ласточкина җитәкчелегендә, җәмгыять белеме берләшмәсе югары квалификацион категорияле укытучы В. В. Колесова җитәкчелегендә, химия берләшмәсе Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре В. Н.Захарова җитәкчелегендә, география берләшмәсе Россия Федерациясе гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Е. М. Сосенкова җитәкчелегендә, татар теле һәм әдәбияты берләшмәсе беренче квалификацион категорияле укытучылар И. И. Васильева һәм Г. З. Хәбибуллина җитәкчелегендә, экология-биология берләшмәсе югары квалификацион категорияле укытучы Л. Р. Идиятуллина һәм Т. С. Арифулина җитәкчелегендә, технология берләшмәсе югары квалификацион категорияле укытучы О. В. Антонова җитәкчелегендә, Дөнья сәнгате мәдәнияте берләшмәсе беренче квалификацион категорияле укытучы Р. К. Куприянова җитәкчелегендә алып барыла. Академиягә фән өлкәсендә яңа уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Бүген Зәйдә район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы шәһәр төзелеше Советының күчмә утырышы узды. Утырышта катнашучылар Зәй шәһәре, Комсомольская урамы, 52 йорт адресы буенча урнашкан үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә, Ленин урамы, 34 йорт адресы буенча урнашкан «Алтынчәч» балалар бакчасында, Зәй шәһәре, Чапаев урамы, 1 йортта урнашкан район китапханәсе, Баныкин урамы, 4 йортта урнашкан «Эссен сәүдә үзәге», Баныкин урамы, 5а йортта урнашкан кибет, Җиңү проспекты, 27 йортта урнашкан «Шифа сәүдә үзәге», Г. Тавлин урамы, 25б. йортта урнашкан “Пятерочка» кибетләрендә баручы төзекләндерү һәи үзгәртеп кору эшләрен карадылар, Агросәнәгать паркында һәм Мәктәп тавында, Орджоникидзе урамы 53 һәм 63а адресы буенча урнашкан кибетләрдә булдылар. Күчмә утырышта катнашучылар барлык объектларның торышын карап чыктылар һәм проблемалы моментлар турында фикер алыштылар. Үз эшчәнлекләре турында мәгълүмат белән оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр чыгыш ясады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район башлыгы Р. Г. Кәримов җаваплы затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тиешле күрсәтмәләр бирде.

30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе
2018 елның 29 октябрендә Зәйнең «Шатлык " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Социаль хезмәткәр мәктәбе”ндә чираттагы дәрес уздырдылар. Бүлек мөдире Плешкова Любовь Николаевна ИППСУ кысаларында өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында аңлатты. Бүлек белгече Кузнецова Людмила Ивановна социаль хезмәткәр көндәлеген алып бару һәм саклау кагыйдәләре белән таныштырды Административ хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары Светлана Михайловна Сало хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрде, шулай ук җил көчәйгәндә куркынычсызлык чаралары һәм бозлавык вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатты. Социаль мошенниклык очракларын кисәтү максатыннан, юрисконсульт Гүзәлия Кашфинур кызы Хуҗиәхмәтова социаль хезмәткәрләрне, хәзерге вакытта ТР территориясендә иң еш кабатланган гражданнарга карата җинаять кылу фактлары һәм мошенниклык төрләре турында таныштырды. Мошенникларның, социаль хезмәткәрләр кыяфәтендә, өлкән яшьтәге гражданнарны субсидияләр түләү, ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм кебек хезмәтләр күрсәтү буенча алдау очраклары турында искәртте.Җыелыш ахырында социаль хезмәткәрләргә, халыкка мәгълүмат җиткерү өчен, буклетлар тапшырылды.
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды. Комиссия вәкилләре «Нур» бүлекчәсенең Аксар, «Ялкын» бүлекчәсенең Әхмәт һәм Бура-Киртә, «Тукай» бүлекчәсенең Куш-Елга, «Игенче» бүлекчәсенең Дурт-Мунча сөт-товарчылык комплексларындагы эш барышы белән якыннан таныштылар. Район башлыгы «Алга» һәм “Урнәк” бүлекчәләрендә таналар үстерү фермаларында булды. Р. Г. Кәримов шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны оештыру һәм техниканы көзге-кышкы саклауга кую эшләрен җентекләп карады, «Восток» агрофирмасының «Үрнәк» бүлекчәсендә көнбагыш уңышын җыю барышы белән кызыксынды. Һәр объектта агымдагы сораулар каралды, киңәшләр бирелде.

29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Аппарат киңәшмәсе башында, район башлыгы «Зәй муниципаль районының контроль-хисап палатасы» муниципаль казна учреждениясе рәисе Минебаева Саимә Мәхмүт кызына, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасын, район административ комиссиясенең җаваплы секретаре Кашапов Тәлгать Рәфәгәт улына, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының I дәрәҗә дипломын, «Заинская кровля» ҖЧШ директоры Фәргәт Фаил улы Хәйруллинга Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Көн тәртибе буенча районда оператив хәлләр, авыл хуҗалыгы, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, Зәй муниципаль районының 2018 елның 8 аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, көзге каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләр белән эш оештыру турында чыгышлар тыңланды. Район башлыгы контролендә район һәм шәһәрдә экологик хәл, диспансерлаштыру һәм юл эшләре мәсьәләләре кала. Киңәшмәгә Р. Г. Кәримов йомгак ясады.

29 октябрь көнне район башлыгы Р.Г. Кәримов Зәй шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, Смоленцова Юлия Александровнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенды В.В. Путин, район хакимияте исеменнән котлау телеграммаларын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Район башлыгы белән бергә юбилярны тәбрикләүдә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина һәм мәдәният идарәсе автоклуб хезмәткәрләре катнашты. «Сезгә батырлык, тормыш ныклыгы, каһарманлык, авыр сугыш елларында тылда ил өчен куйган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек, күңел көрлеге, озын гомер, тыныч күк йөзе, якыннарыгызның игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәүегезне телибез. Мондый олы юбилей - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Сәламәтлегегез какшамасын, тормыш сөючәнлегегез һәм оптимизм беркайчан да кимемәсен, чөнки бу озак яшәүнең нигезе дә бит"-дип ассызыклады район башлыгы Р.Г. Кәримов ветеранны котлап.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International