31 октябрьдә районда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылды. Анда муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов, мәгариф идарәсе башлыгы С. А. Кузнецов, үзәк педагоглары, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чарада катнашучыларны район башлыгы Р. Г. Кәримов сәламләде һәм белем бирү эшчәнлегенә лицензия тапшырды. Котлау сүзләре белән мәгариф идарәсе җитәкчесе С. А. Кузнецов, Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге директоры Н.Л. Шакирова чыгыш ясады. Сәләтле балалар мәктәбен ачу идеясен Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Ш. Фәрдиев тәкъдим иткән иде. Ул 2004 елда балалар иҗат йортында ачылды. 2007 елдан мәктәп яңа үсеш дәрәҗәсенә күчте - укучыларның Кече фәннәр академиясе статусын алды. Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, академиянең тантаналы ачылышында, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республиканың башка рәсми затлары катнашкан иде. Бүген Кече фәннәр академиясе «сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге – мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе " мөстәкыйль учреждениесе буларак үз ишекләрен ача. Академия фәнни берләшмәләрдән тора: математика берләшмәсендә Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Ф. Х. Таймасов һәм Л. Ф. Шәяхмәтова җитәкчелек итә, физика берләшмәсе халык мәгарифе отличнигы А. И. Савин җитәкчелегендә эшли, рус теле берләшмәсе Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Л. П. Дмитриева җитәкчелегендә, әдәбият берләшмәсе Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре В. А. Кузнецова җитәкчелегендә, инглиз теле берләшмәсе югары квалификацион категорияле укытучы М. П. Ласточкина җитәкчелегендә, җәмгыять белеме берләшмәсе югары квалификацион категорияле укытучы В. В. Колесова җитәкчелегендә, химия берләшмәсе Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре В. Н.Захарова җитәкчелегендә, география берләшмәсе Россия Федерациясе гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Е. М. Сосенкова җитәкчелегендә, татар теле һәм әдәбияты берләшмәсе беренче квалификацион категорияле укытучылар И. И. Васильева һәм Г. З. Хәбибуллина җитәкчелегендә, экология-биология берләшмәсе югары квалификацион категорияле укытучы Л. Р. Идиятуллина һәм Т. С. Арифулина җитәкчелегендә, технология берләшмәсе югары квалификацион категорияле укытучы О. В. Антонова җитәкчелегендә, Дөнья сәнгате мәдәнияте берләшмәсе беренче квалификацион категорияле укытучы Р. К. Куприянова җитәкчелегендә алып барыла. Академиягә фән өлкәсендә яңа уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!