Район башлыгы Р. Г. Кәримов тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котлады

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

29 октябрь көнне район башлыгы Р.Г. Кәримов Зәй шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, Смоленцова Юлия Александровнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенды В.В. Путин, район хакимияте исеменнән котлау телеграммаларын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Район башлыгы белән бергә юбилярны тәбрикләүдә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина һәм мәдәният идарәсе автоклуб хезмәткәрләре катнашты. «Сезгә батырлык, тормыш ныклыгы, каһарманлык, авыр сугыш елларында тылда ил өчен куйган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек, күңел көрлеге, озын гомер, тыныч күк йөзе, якыннарыгызның игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәүегезне телибез. Мондый олы юбилей - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Сәламәтлегегез какшамасын, тормыш сөючәнлегегез һәм оптимизм беркайчан да кимемәсен, чөнки бу озак яшәүнең нигезе дә бит"-дип ассызыклады район башлыгы Р.Г. Кәримов ветеранны котлап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International