Бүген хакимиятнең зур залында“БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе Зәй җирле бүлегенең 22 нче конференциясе узды. Көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды. «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Зәй җирле бүлекчәсенең нәтиҗәләре һәм бурычлары турында җирле бүлекчә секретаре, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов чыгыш ясады. «Җирле сәяси совет составындагы үзгәрешләр турында» гы мәсьәлә буенча, яшерен тавыш бирү барышында, Валерий Григорьевич Акатьев, Игорь Александрович Биканов, Луиза Владимировна Вәлиуллина яңа әгъзалар итеп сайланды. Өченче мәсьәлә буенча «БЕРДӘМ РОССИЯ " партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 28 конференциясенә бару өчен 6 делегат билгеләнде. Конференция партиянең актив әгъзаларына партия билетлары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.