Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә элеватор ачылды
2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
Россиядәге иң эре элеваторның берсен ачу тантанасында, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Р. Г., ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Хамаев А. К., ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Габдрахманов И.Х., «Агрокөч» АҖ директорлар советы рәисе Фәрдиев И. Ш, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары, элеватор төзелешендә катнашкан предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чарада катнашучыларны яңа объект, эш регламенты, элеваторның үсеш планы һәм үзенчәлекләре, аның уникальлеге белән таныштырдылар, икътисад өчен әһәмиятен аңлаттылар. Аннары катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Элеватор төзелешендә катнашкан предприятиеләргә, шулай ук «Агрокөч» ОА хезмәткәрләренә ТР Президенты, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, ТР Зәй муниципаль районы башлыгының һәм «Агрокөч» холдингының Мактау грамоталары тапшырылды. Район башлыгы Р. Г. Кәримов үз чыгышында әлеге объектның район үсеше һәм зәйлеләр өчен мөһимлеген һәм әһәмиятен тагын бер кат билгеләп үтте. Йомгаклау сүзендә «Агрокөч " холдингының директорлар советы рәисе Фәрдиев И. Ш. чарада катнашучылар Россиядәге иң зур элеваторларның берсен тантаналы ачу шатлыгын уртаклашканнары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде, яңа хезмәт уңышлары теләде. Аннары, элеваторны ачу тантанасына чакырылган мөхтәрәм кунаклар һәм «Агрокөч» холдингының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, Яр-Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда узган, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнаштылар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Зәйлеләр “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Бүген зәйлеләр Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапхәнәдә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды.
Зәйдә Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган чара узды
Бүген 24 нче апрельдә, татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан «Яздан аерып булмый Тукайны» шигърият бәйрәме уздырылды.
Ил осталары белән дан тота
22 апрельдә "Алтынчәч" балалар бакчасында "Бәхетле балачак" шигырь укучылар конкурсы узды.
23
апрель, 2026 ел
“Каенкай” балалар бакчасы коллективы “Эковесна-2026” акциясендә катнаша
Язгы чорда, Зәй муниципаль районының территориясен кирәкле санитар хәлгә китерү йөзеннән, экологик торышны яхшырту максатыннан, “ Каенкай” балалар бакчасы коллективы “Эковесна-2026” акциясендә катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз